Якташыбызга Мәскәүдән Мактау грамотасы җибәргәннәр
Район инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Ирина Митяева исеменә Мәскәүдән үк Мактау грамотасы килгән.
Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең үзәк идарәсе Ирина Дмитриевнаны инвалидлар белән тырышып эшләгәне, мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына битараф булмаганы һәм җәмгыятнең инвалидларга карата позитив мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итү өчен һәм әлеге оешманың 35 еллык юбилее уңаеннан бүләкләгән. Мактау Грамотасын Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте рәисе Михаил Терентьев имзалаган.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан инвалидлар җәмгыятенең республика оешмасы исеменнән район башлыгы Рамил Айбатовка да Мактау грамотасы тапшырылды, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов Рәхмәт хатына лаек булды.
Екатерина Назимова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев