Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иң мөһиме – битараф булмаска

Яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең ялын файдалы итеп оештыру, аларны физкультура һәм спортка тарту - төрле яклап үсешкә ия шәхесләр формалаштыруның һәм, шулай ук, хокук бозуларны, наркотик, алкоголь, табак эшләнмәләрен куллануларны кисәтүнең төп шарты. Безнең районда физкультура - массакүләм эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Бассейны һәм стадионы булган физкультура - савыктыру...

Яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең ялын файдалы итеп оештыру, аларны физкультура һәм спортка тарту - төрле яклап үсешкә ия шәхесләр формалаштыруның һәм, шулай ук, хокук бозуларны, наркотик, алкоголь, табак эшләнмәләрен куллануларны кисәтүнең төп шарты.


Безнең районда физкультура - массакүләм эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Бассейны һәм стадионы булган физкультура - савыктыру комплексы, "Юбилейный" Боз спорт сарае, балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе, дистәләгән спорт заллары эшләп тора. Физкультура һәм спорт үсеше өлкәсендә район программалары һәм проектлар тормышка ашырыла. Яшь спортчыларыбызның төрле дәрәҗәдәге ярышлардагы уңышларына тукталып тормыйм, алар бар, монысы сөенечле. Шул ук вакытта, яшүсмерләрнең ялын оештыру, аларны физкультура - массакүләм эшләргә тартуда проблемалар да җитәрлек.

Иске Кади, Утыз Имән, Ульяновка, Яңа Элмәле, Иске Элмәле һәм башка кайбер авыллар мәктәпләрендә спорт буенча энтузиастлар эшләү сәбәпле, күп кенә яшүсмерләр төрле секцияләрдә бик теләп шөгыльләнәләр. Ләкин бөтен авылда да эшләр шулай яхшы куелган дип булмый.

Балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе үз алдына куелган бурычларны үти. Шул ук вакытта балаларны күпләп спортка тарту, эш сыйфаты юнәлешләрендә башкарасы эшләр бар әле.

Ә менә яшьләрнең ял итү үзәгенең балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү формалары һәм ысуллары игътибарга лаек. Биредә сәнгать җитәкчесе булып инициативалы, максатчан кеше - Ирина Суворова эшли. Ул - наркотикларга каршы программалар конкурсы нәтиҗәләре буенча ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы гранты иясе, һөнәри осталык буенча республикакүләм бәйге җиңүчесе. Яшьләрнең ял итү үзәгендә талантлы балаларны сайлап алып, район чараларына җәлеп итәләр. Шунысы мөһим, биредә бер үк "уңайлы" балалар белән генә эшләп калмыйча, һәр сабыйның сәләтен ачарга тырышалар.

Бу юнәлештә яңача эшләргә омтылучы Боз сарае коллективын да билгеләп үтәсе килә. Быел гына да спортта беренче адымнарын ясаучы йөздән артык бала Боз сараенда шөгыльләнә башлады. Биредә спорт җиһазлары һәм формалар сатып алырга, балаларны каяндыр алып килергә туры килә, ә моның өчен акча кирәк. Дөрес, тыныч кына утырып та хезмәт хакы алырга мөмкин, икенчеләр исә балалар һәм яшүсмерләр белән эшне оештыруның нәтиҗәлерәк ысулларын эзли, аларның төрле юнәлештә үсеше өчен шартлар тудыра.

Яшьләр белән эшләгәндә кемнеңдер кузгатып җибәрүен көтеп тору урынсыз. Һөнәри әзерлекле, тәртипле, җаваплы кешеләр генә яшь буынны яман гадәтләрдән киртәләп, аларга тормышта лаеклы урын табарга ярдәм итә.

Рәмзия Долгополова,
"Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек" МУ начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән

2
X