Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Түбән Кәминкәдән Гөлназ Мәссарова "Татмедиа"ның бүләген отты

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте оештырган “Подписка өчен - телевизор!” акциясенең төп бүләге – төсле телевизорны быел Әтнә районы кешесе отты.

Берәр кеше – блендерлы, иттарткычлы, мультиваркалы булган, призлар уйнату нәтиҗәләре буенча 12 абүнәче сарык йоныннан одеял белән бүләкләнгән. Кызыксындыру призы отучылар арасында якташыбыз – Түбән Кәминкәдә яшәүче Гөлназ Мәссарова да бар. Шушы көннәрдә “Татмедиа” бүләген аңа тапшырдык.

Гөлназ мәктәптә инглиз теле укыта, директор урынбасары.

-Эш күп булуына да карамастан, мин газета-журналлар укырга яратам, алар өчен гел вакыт табам,  - ди Гөлназ. – Матбугатка язылу кампаниясе башлануга, дәүләт хезмәтләре порталы аша 7-8 басмага заказ бирәм. Кызларыма балалар журналлары алдырам, алардан тыш “Ватаным Татарстан”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Сөембикә” һәм “Безнең Чирмешән” газета-журналларына язылам. Район газетасын беренче битеннән соңгы хәрефенә кадәр укып чыгам. Районда булган барлык вакыйгалар, яңалыклар хакында шуннан белеп барабыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев