Малларга фураж янына салам да кирәк
Мин аның ит чапканын ярминкәгә чыккан саен сокланып күзәтәм. Шулкадәр оста эшли, ис китә: бер урынга ике тапкыр тидерми балтасын, таслап-таслап бүлгәләнгән ит кисәкләре үз-үзләрен мактап, кызыктырып тора.
Раушатлар Чирмешәндәге ярминкәгә соңгы арада атна саен товар алып киләләр - ит саталар. Инде тугыз ел чамасы чирмешәнлеләр аларның тәмле сыеннан авыз итә. Якты Күлдән Сәгъдиевлар бүген дә бездә.
- Раушат, бик иртә килеп җиткәнсез? – дим.
- Әйе, иртәнге дүрттә үк юлга кузгалдык. Без бит болай да озак йокламыйбыз. Кичә үк бер тананы суеп, клеймить иттереп куйдым. Ботлар берничә сәгать суыткычта торды.
- Бигрәк оста тапыйсың – чабасың ит кисәкләрен.
- Балтам шәп минем, остадан махсус ясаттым. Тугыз еллап янымда йөри ул. Авырлыгы биш кило ярым. Бик үткен, чүт кенә арттырыбрак әйтсәң, кырынып та була. Балтамны чарда тотмыйм диярлек, йөзен бозмыйм. Бүкән дә эшләргә җайлы, ул имәннән, җыйнак кына кыршау кигертелгән.
- Чирмешәнгә еш киләсез, малларыгыз күпме?
- Бүген 35 баш үгез һәм тана симертәбез. Аларны яшь килеш күмәртәләп алып кайтабыз, яки китереп бирәләр. Егерме тайны да чама белән алты айлык чагында китерәләр. Аларны бер елга якын симертәбез.
- Малларыгыз көтүгә йөридер?
- Юк, ябык урында тотабыз. Берсен дә бәйгә куймыйбыз. Алларыннан азык өзелми. Чама белән бер елда 300 төргәк печән, 150 төргәк салам бетә.
- Фураж булса мал тиз көрәя.
- Юк, фураж гына түгел, саламы да күп кирәк. Тупас азыксыз булмый. Ә фуражны 60 тоннага якын әзерлибез. Симертүдәге малларга кукуруз, борчак фуражы бирсәң, бодай, арпаны әйтмим дә, ит тәмле була, диләр. Без патока ташырга да иренмибез, азыкка витаминнар да кушабыз, ә укол кадатмыйбыз.
- Ит алучылар сайланамы?
- Алай димәс идем. Гел яшь мал, свежий ит алып килгәч, арт яки ал бот, үгез яки тана ите кирәк, димиләр. Һәркемнең үз зәвыгы. Сүз уңаенда әйтим, итнең товар йөзе дә зур роль уйный, кисәкләр матур булырга тиеш.
- Үгезләрегезне ничә килограммга кадәр җиткерәсез?
- Бер елны, симменталь токымлы 10 центнерлы үгезебездән 5 центнер ит чыкты, бер боты центнер да 26 кило иде. Көч-хәл белән күтәреп йөрттек. Ә болай малларыбызны картайганчы тотмыйбыз.
- Раушат, ничек шулай малчылыкка кереп киттегез?
- Безнең Нурлат районының Якты Күл авылындагы колхоз таркалгач, кая барыйк, үзебез белгән эшкә керештек. Мин бит зоотехник, ферма мөдире булып эшләдем. Беркаян ярдәм алмыйча, абзарлар да кордык, техника да юнәттек.
Укытучы хатыным Тәскирә бухгалтерлык эшен өйрәнде. Малларны әле дә бергә карыйбыз, ярдәмчеләребез дә бар. Техника көчен күбрәк кулланырга тырышабыз. Бер кибетебездә ит эшләнмәләре сатыла. Безнең бит тирес тә урнаша бара, аны үзебезнең кырга ташыйбыз, кирәк кеше дә алып китә.
-Көн дә-көн дә мал янында туйдырмыймы?
- Юк, туйдырмый, үзебез өчен тырышабыз бит, башка каядыр урнашасы да килми. Эшли торган чагыбыз, миңа 44 яшь кенә әле. Ялы да эләгә. Инде 20 елга якын “шайтан суы” кулланган юк. Аны дус итсәң эшең туктап кала.
Якты Күлдә фермер хуҗалыклары җидәү икән. Халык, нигездә, мал асрау белән шөгыльләнә.
Әле иртәнге як кына булса да, Сәгъдиевлар итләрен урнаштырып та бетергәннәр диярлек. Бүген дә бик күпләр, рәхмәт әйтеп, аларның бик тәмле ризыкларын алып калды.
Икәү бит, Раушат итне ничек кирәк шулай ваклап торгач, Тәскирә бик тиз урнаштыра баргач халык мондарак авышты.
Ачык йөзле, оптимист, уен-көлкеле бу уңганнар киләсе ярминкәгә дә килергә ышандырдылар.
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев