Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Электрчы – кирәкле һөнәр

Александр Назимов 106нчы һөнәри училищеда узган бәйгедә җиңеп, "Иң яхшы электр монтеры" исеменә лаек булды. Бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. Соңгы вакытта училищеда һөнәр осталыгы конкурслары еш үткәрелә. Күптән түгел генә монда электр монтеры һөнәрен үзләштерүче курсантлар көч сынашты. Конкурсантлар өч этапта (теория өлеше, өй эше һәм практик...

Александр Назимов 106нчы һөнәри училищеда узган бәйгедә җиңеп, "Иң яхшы электр монтеры" исеменә лаек булды.


Бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Соңгы вакытта училищеда һөнәр осталыгы конкурслары еш үткәрелә. Күптән түгел генә монда электр монтеры һөнәрен үзләштерүче курсантлар көч сынашты. Конкурсантлар өч этапта (теория өлеше, өй эше һәм практик эш) ярыштылар. Билгеле, барлык биремнәр дә электр белән бәйле иде.

Сүз уңаеннан, училищеда әлеге белгечлеккә 36 кеше укый, конкурста 13 кеше катнашты. Алар арасында Әккәрәй мәдәният йорты директоры Сергей Макаров та бар.

"Минемчә, ир - ат кеше барысын да белергә, булдырырга тиеш. Эшем буенча да, гомумән, тормышта да электр белән еш эш итәргә туры килә. Гел кемнедер, каяндыр эзләп йөргәнче, үзең эшләп куйсаң яхшырак бит инде, - ди Сергей. - Мин машина йөртүче, штукатур - маляр, өюче - монтажчы һөнәрләрен үзләштердем. Хәзер монтерлыкка укып йөрим. Бер үк вакытта эшләргә дә, укырга да җиңел түгел, әмма тырышсаң булдырып була".

Сергей Макаров әлеге ярышларда дүртенче урынга лаек булды. Игорь Плотников - икенче, Артур Насыйбуллин - өченче урыннарда. Бәйгедә беренче урынны алган Александр Назимов республика конкурсында училище данын яклаячак.

Гөлсирә
Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев