Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Өе бар, документы юк

Бүген районда 100гә якын гаилә үзләре төзегән яңа йортларында, аларны рәсмиләштермичә генә яшиләр. Кайберәүләр, акча түләмәсәләр дә, коммуналь хезмәтләрдән еллар буе рәхәтләнеп файдаланалар. Республикада торак төзелешенә кагылышлы берничә программа эшли. Шулай да районда шәхси торак төзелешенә өстенлек бирелә. Аеруча район үзәгендә күп төзиләр, хәтта яңа өйләрне инженер коммуникацияләренә тоташтырып өлгерә...

Бүген районда 100гә якын гаилә үзләре төзегән яңа йортларында, аларны рәсмиләштермичә генә яшиләр. Кайберәүләр, акча түләмәсәләр дә, коммуналь хезмәтләрдән еллар буе рәхәтләнеп файдаланалар.


Республикада торак төзелешенә кагылышлы берничә программа эшли. Шулай да районда шәхси торак төзелешенә өстенлек бирелә. Аеруча район үзәгендә күп төзиләр, хәтта яңа өйләрне инженер коммуникацияләренә тоташтырып өлгерә алмыйлар.

Лашманда, Ивашкинода, Әккәрәйдә, Иске Элмәледә, Яңа Элмәледә, Иске Кадида, Ульяновкада да өй туйлары еш үтә. Ә менә Түбән Кәминкәдә, Бәркәтәдә, Кара Чишмәдә, Яңа Кадида, Лагеркада, Шешминкада, Андревкада, Югары Кәминкәдә, Күтәмәдә һәм Иске Котышта өй төзүчеләр аз.

"Авылда торак төзелмәсә, аның киләчәге юк, - диде район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов район Советы бинасында авыл җирлекләре башлыклары катнашында төзелеш мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмәдә.- Шуңа да төзелеш алып баручыларга ярдәм итәргә кирәк".

Кызганычка каршы, бүген торак яисә янкорма төзүчеләр аларны документлаштыруны мөһим, кирәк дип санамыйлар. Һәм, тиешле рөхсәтсез, газ, электр, су, канализация челтәрләренә тоташып, бу уңайлыкларның кайберләренә акча түләмичә генә яшиләр.

Бу проблема район үзәге Чирмешәндә гаять кискен тора, монда 53 гаиләнең торакны файдаланырга тапшыру турында актлары юк. Бу документны район башкарма комитеты гына бирергә хокуклы һәм аннан соң гына коммуникацияләргә тоташырга ярый.

Лашман, Яңа Элмәле, Иске Кади авыл җирлекләрендә дә әлеге мәсьәләне якын арада хәл итәсе бар. Яңа йортларны гына түгел, ә янкормаларны да рәсмиләштерү, документлаштыру мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined төзелеш