Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Дәүләт ярдәме

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны киңәйтергә, ныгытырга теләүчеләргә дәүләтебез гел булышып тора. Март аенда гына да 31 райондашыбыз шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче кредиттан файдаланган, райондагы банклардан алар 9 миллион 70 мең сум акча алганнар. Беренче кварталда банклар 92 гаиләгә шәхси ярдәмче хуҗалыкларын ныгыту өчен 22 миллион 288 мең сум кредит биргән. Соңгы...

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны киңәйтергә, ныгытырга теләүчеләргә дәүләтебез гел булышып тора. Март аенда гына да 31 райондашыбыз шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче кредиттан файдаланган, райондагы банклардан алар 9 миллион 70 мең сум акча алганнар.


Беренче кварталда банклар 92 гаиләгә шәхси ярдәмче хуҗалыкларын ныгыту өчен 22 миллион 288 мең сум кредит биргән. Соңгы өч айда гына да Чирмешән авыл җирлегенә керүче авылларда - 35, Лашман авыл җирлегендә - 18, Иске Кадида 7 гаилә шундый ташламалы кредиттан файдаланган.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ташламалы кредит бирелә башлаганнан бирле (2006 елдан) 1525 райондашыбыз 285 миллион 293 мең сумлык кредит акчасыннан файдаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Шәхси ярдәмче хуҗалыклар

2
X