Депутатлар халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләсеннәр
Чирмешәндәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә урнашкан участокта иртәнге сәгать 10га 130лап сайлаучы тавыш бирде.
Биредә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин да гражданлык бурычын үтәде, сайлау комиссиясенең эше белән дә танышты.

-Яңа сайланачак депутатлар Россия, Татарстан халкы өчен мөһим законнар кабул итсеннәр, иң элек халык мәнфәгатьләрен истә тотсыннар иде. Республикадан сайланучы депутатлар безне борчый торган мәсьәләләрне ил күләмендә күтәрсеннәр, - диде ул.
Бүген сайлау участогы секретаре Энҗе Ганиева өчен дә җаваплы. Ул инде 30 ел чамасы сайлау комиссиясендә, агитатор, комиссия әгъзасы да булган.

-Халык әйбәт безнең Амур ягында, сайлаулар гел тыныч уза, тавыш күтәреп сөйләшүче юк. Комиссиябез дә тату, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, аңлашып эшлибез. Участок урнашкан бина якты, җылы. Сәламәт булып яшәргә язсын.
Спорт мәктәбендә урнашкан әлеге участокта 848 кеше исемлеккә кертелгән.

фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев