Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Демография проблемасы Күтәмә авылы балалар бакчасына да кагылган

Күтәмә авылы балалар бакчасында быел сигез сабый тәрбияләнә: өч кыз, биш малай.

Көзгә шуларның икесе мәктәпкә китәчәк икән. Тик алар урынына килүче генә көтелми.

-Кызганыч, ләкин авылда туучы балалар юк. 2023 елда дөньяга килгән бер сабый бар, өч яше тулгач, аны бакчабызда көтәбез, - ди балалар бакчасы мөдире Ольга Сайгушева. – Бинабызда барлык уңайлыклар, шартлар булдырылган, тик балалар гына бик аз. Бу инде барлык авылларга да хас проблема бүгенгесе көндә. Торак пунктлар картая, яшьләр шәһәргә тартыла шул.

Биредә балаларга биш кеше хезмәт күрсәтә: бакча мөдире, тәрбияче, кече тәрбияче, аш-су остасы, кер юу машинисты. Сабыйларны дүрт тапкыр ашату каралган. Алар бакчада кичке бишенче яртыга кадәр уйныйлар, дәресләрдә шөгыльләнәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев