Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова чирмешәнлеләрне район газетасына яздырды

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова быел да “Подписка бүләк ит!” акциясенә кушылды.

Людмила Николаевна Күтәмә авылында яшәүче дүрт гаиләне “Наш Черемшан” газетасына яздырды. Киләсе елның беренче яртысында Күтәмә авылында яшәүче: Наталья Тузова, аның ике ике улы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә, Александр Зорин, улы Украинада һәлак булды, гомере буе колхозда хезмәт куйган пенсионер Мария Антонова һәм биш бала әнисе Юлия Меркурьева өйләренә район газетасы киләчәк. Депутат, рәхмәт, якташларыбызга шундый бүләк ясады, аның мондый гамәле башкаларга да үрнәк булсын иде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев