Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чумачкада корбан ашы авыл клубында узган

Чумачка авылында Ринат һәм Рәзидә Латыйповлар гаиләсе, корбан чалдырып, авыл мәдәният йортында авылдашларына мәҗлес оештырганнар.

Ашка Казаннан, Бөгелмәдән, Әлмәттән, Түбән Камадан, Чирмешәннән, Яр Чаллыдан 50 гә якын кеше кайткан. Мәҗлес, вәгазь сөйләп, Коръән укудан башланган. Аннан соң кунаклар корбан итеннән һәм мул итеп әзерләнгән сый-нигъмәтләрдән авыз иткәннәр.

-Табын артында җыелган туганнар рәхәтләнеп сөйләштеләр, аралаштылар, мәҗлес бик күңелле үтте. Безне хөрмәт итеп кайткан туганнарга, килгән авылдашларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Бер күрешү – үзе бер гомер,  - диде Ринат Латыйпов. – Сүз уңаеннан, мәдәният йортында шундый чаралар уздыру өчен бөтен шартлар да: иркен урын, салкын һәм кайнар су, савыт-саба бар.

Ринат Латыйпов фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев