Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең “Ромашка” балалар бакчасы коллективы традицияләргә тугрылыклы

45 ел элек, 1975 елның мартында, Чирмешән авылының үзәгендә ике катлы яңа бина барлыкка килә. Бу - “Ромашка” балалар бакчасы.

Шуннан соң бакча тарихында күп вакыйгалар була: кешеләр алмашына, балаларны тәрбияләү һәм үстерү  алымнары камилләшә, педагогик коллективтан, педагоглар һәм балалар,  педагоглар һәм ата-аналар арасындагы мөгамәләнең яңа формалары барлыкка килә. Әмма иң мөһиме – балалар бакчасы бик күп малайлар, кызлар өчен якын йортка әверелә.

“Ромашка”ны төзүчеләр арасында Казан энергетика техникумы студенты Вәгыйз Таҗиев та бар, әлеге бинаны төзергә ул Чирмешәнгә студент отряды белән килә. 2021 елның августында Вәгыйз Мөхетдин улы безнең бакчада булып, төзелеш вакытындагы хатирәләре белән уртаклашты һәм ул елларның фотосурәтләрен бүләк итеп калдырды. Бакча 120 урынга исәпләнгән.

Беренче мөдир Мәрьям Гафурова җитәкчелегендә коллектив яңа балалар бакчасының һәр почмагын үз куллары белән төзекләндерә, матурлый: агач-куаклар утырталар, чәчәк түтәлләре булдыралар, сюжет, дидактика һәм хәрәкәт уеннары өчен җиһазлар ясыйлар һәм тегәләр. Шулай итеп балалар бакчасында тормыш кайный башлый, балалар тавышы ишетелә, бүлмәләрдә шатлык һәм күңеллелек хөкем сөрә. Мәрьям Вәли кызы Чирмешән авылындагы мәктәпкәчә белем бирү системасында 28 елдан күбрәк хезмәт куйган. Новаторлык һәм иҗадилык, осталык һәм таләпчәнлек, балаларны ярату һәм хезмәттәшләренә, ата-аналарга ихтирамлы мөнәсәббәт, эшенә бирелгәнлелек һәм эрудиция – бу аның холкына хас сыйфатлар иде. Әлеге якташыбыз тарафыннан башлаган традицияләр балалар бакчасында хәзер дә яши.

1990 елда Мәрьям Гафуровага алмашка Елизавета Гришанина килде. Елизавета Павловна да балалар бакчасын үстерү өчен бик күп көч һәм хезмәт куйган кеше. Аның профессиональлеге, энергиясе балалар бакчасы хезмәткәрләре тормышына байтак үзгәрешләр кертте. Ул җитәкчелек иткән елларда бинаның матди-техник базасы яхшырды, тәрбия һәм белем бирү процессын камилләштерү, балалар тәрбияләү шартларын яхшырту өчен күп эш башкарды. Балаларның ихтыяҗларын һәм кызыксынуларын исәпкә алып, һәр төркемдә предмет-үстерү мохите булдырылды.

2008 елдан мөдир булып Фәридә Низаметдинова эшли башлады. Ул һәрвакыт иҗади эзләнүдә булды, үз осталыгын камилләштерде. Бу хакта аның хезмәте өчен бүләкләре дә ачык сөйли. Педагог-новатор һәм эзләнүчән кеше буларак, ул коллективны энергетикасы, яңа идеяләре белән ымсындырды.

1 нче “Ромашка” балалар бакчасы хезмәткәрләренең хатирәләре бик җылы һәм якты. Алар барысы да коллективның бик тату һәм профессиональ эшләве хакында әйтәләр. Хезмәткәрләр мәктәпкәчә учреждениеләр арасында узучы барлык чараларда катнаштылар, эшли дә, ял да итә белделәр. Бакчага элек йөргән балалар, бүген инде үзләре әти-әни булган якташларыбыз, балалар бакчасын әле дә сагынып, яратып искә төшерәләр. Педагогик коллектив балаларны тәрбияләгәндә иң мөһиме – ярату, сабырлык, шәхси үрнәк принцибы белән эшләде һәм яшәде.

2021 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр балалар бакчасы белән Наталья Чернова җитәкчелек тә. Аның төп сыйфатлары – үтә дә таләпчәнлек, педагогларның иҗади эшчәнлеген активлаштыру осталыгы, кадрлар белән идарә итү формаларын оста файдалану.

Балалар бакчасына бүген дә тату коллектив хезмәт куя.

Өлкән тәрбияче булып Татьяна Вәлиева 10 елдан күбрәк хезмәт куя. Аның да һөнәри эшчәнлеге ярдәмендә балалар бакчасында тату, бердәм, иҗади кешеләр хезмәт куя. Балаларны тәрбияләү алымнарын яхшы белгән тәҗрибәле остаз, яшь белгечләрне эшкә өйрәтә, һөнәри осталыкларын арттыруда булыша. Педагоглар һәр елны “Ел тәрбиячесе” һөнәри осталык бәйгесендә катнашып җиңүләргә ирешәләр.

Кече тәрбиячеләр дә бакчада җаннарын-тәннәрен биреп хезмәт куя. Алар балалар белән уртак тел таба беләләр, сабыйларның эчке халәтен күз карашлары белән үк тоялар. Балалар серләре белән уртаклашалар, ә кече тәрбиячеләр аларга тормыштан гади әйберләрне үтемле итеп аңлаталар.

Безнең коллективның уртача яше – 42. Бу менә дигән яшь. Педагогларыбыз күп еллар дәверендә тупланган эш тәҗрибәсенә һәм осталыкка ия. Киләчәккә дә яңа идеяләребез шактый, уңышларыбыз да тагын күп булыр.

2025 елда балалар бакчасы ачылуга 50 ел булачак. Бу еллар чорында монда ничә буын чирмешәнлеләр тәрбияләнгән.

Балалар бакчасының тарихы моның белән генә тукталмый. Педагогик коллектив яңарып, яшәреп тора, буыннар арасында мөнәсәбәт дәвам итә. Шуның өчен педагогларны киләчәк буыннарга да бакча тарихын саклау һәм хөрмәт итү, һөнәри осталыкларын үстерү өчен үзләренең эш-гамәлләре белән “Ромашка” тарихының яңа битләрен баетуга өндим.

 

Татьяна Вәлиева,

“Ромашка” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев