Чирмешәннең полиция хезмәткәрләре Сабан туйларында көчәйтелгән режимда эшләячәк
Районыбызда киләсе Сабан туе бәйрәмнәрен бәла-казасыз үткәрү зарур.
Хокук саклау органнарына, гомумән, төрле экстрен хезмәтләргә алдагы атналарда эш кызу булачак. Авылларда һәм район үзәгендәге Сабан туе бәйрәмнәрен тәртип бозулардан, террорчылык, эктремизм гамәлләреннән, ут-күздән сакланып үткәрсәк иде. Районның террорчылыкка каршы һәм хокук бозуларны профилактикалау комиссияләренең берләштерелгән утырышында чыгыш ясаган белгечләр шул хакта сөйләде. Моның өчен, әлбәттә, алдан да чаралар күрелергә тиеш.
-Сабан туе бәйрәмнәре көннәрендә полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк, тәртип саклау буенча рейдлар оештырачакбыз. Автоинспекция хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә, бигрәк тә алкоголь кулланып руль артына утыручыларны ачыклау буенча ныграк хезмәт куячак, болар барысы да бәла-казаларны булдырмас өчен башкарыла, - диде Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигының утырышта чыгыш ясаган урынбасары Иван Пешков. -Халкыбыз да бәйрәм тирәләрендә уяулыкны югалтмасын иде, караучысыз калдырылган шикле әйбер, ят кешеләр сагайтырга тиеш. Җәмәгать урыннарында исереп, азып-тузып йөрүчеләрне дә күзәтеп тору зарур.
Әлбәттә, янгын сүндерүчеләребез ут белән сак булырга өндәде. Сабан туйларында су тутырылган сыешлыклар белән дежур техника булырга тиеш.
-Шашлык кыздыру урыннарын мәйданнардан арырак урнаштырыгыз, ут чыгып, куркыныч яный торган булмасын, - диде районның янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин.
Балаларның җәйге ялларын да имин үткәрү зарур. Укучыларыбызның ”Кояшлы” ял лагеренда һәм мәктәп яны лагерьларында көннәре кызыклы, хәвеф-хәтәрсез узсын өчен байтак эшләр башкарылган. Июнь аеның тәүге көннәре кызу тора, димәк, халкыбыз, теләсә кайда ярамаганлыгын ничек кенә аңлатсалар да, буаларда, елгаларда су коеначак. Бу вакытта саклык чараларын истә тотыйк, бигрәк тә балаларны күз уңыннан җибәрмик.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев