Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар

Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында бу көннәрдә кунаклар еш була. Биредә яшәүче әби-бабайларны Өлкәннәр бәйрәме белән котларга райондашларыбыз гына түгел, хәтта Казаннан да килделәр.

Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов йорт-интернатта яшәүчеләрне бәйрәм белән тәбрикләде, озын гомер, исәнлек теләде һәм бүләкләр тапшырды.

- Өлкәннәрнең көкүреш шартларын яхшырту өчен районда күп эшләнелә. Районныбызда ветераннар (пенсионерлар) советы бик актив эшли, өлкәннәр өчен бик күп чаралар оештырыла. Мин сезгә исәнлек, күңел күтәренкелеге, тыныч тормыш телим ,- диде бәйрәмгә килгән район башлыгы Рамил Айбатов та.

Бу көнне биредә мул итеп чәй табыннары да көйләгәннәр. Өлкәннәрне район җитәкчесе Рамил Тәлгать улы алып килгән, тәмле итеп пешерелгән казлар белән дә сыйладылар.

Район мәдәният йорты артистлары да бу көнне матур җырлар башкарып, өлкәннәрнең күңелен күрделәр.

Сүз уңаеннан, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, һәр елдагы кебек, өлкәннәребезгә азык-төлек пакетлары җибәргән.

 Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев