Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәннең “Кояшлы” лагеренда хәрби-патриотик тәрбиягә аеруча зур игътибар бирелә

“Кояшлы” ял лагеренда “Штурм 2.0” исем алган беренче җәйге сменаның тантаналы ачылышы булды.

Әлеге хәрби-спорт сменасында 66 бала 21 көн дәвамында вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп уздырачаклар.

Әлеге смена республиканың Әфганстан инвалидлары иҗтимагый оешмасы катнашында узачак.

-Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп узган елда хәрби-патриотик тәрбия аеруча әһәмияткә ия. Шуңа да Әфганстан сугышы инвалидлары җәмгыяте “Кояшлы” лагере базасында махсус смена оештыруны тәкъдим иткәч, без бу мөрәҗәгатьне хупладык, - диде районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ольга Галиева. – Әлеге сменада хәрби-патриотик тәрбия юнәлешенә аеруча зур игътибар биреләчәк, һәр көнне диярлек берәр төрле чара узачак.

Лагерьда балаларны биш тапкыр ашаталар. Футбол, волейбол, баскетбол өчен төзелгән универсаль спорт һәм уен мәйданчыклары да буш тормый.

Чирмешән лицеен тәмамлаган Азалия Мәгъсүмова биредә өлкән вожатый булып эшли.

-Смена башланып кына килә, ләкин биредә бик күңелле. Лагерьда дүрт отряд оештырылган. Һәр отрядка, вожатыйлардан тыш, инструкторлар да беркетелгән. Егетләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, безгә ярдәм итәләр, балалар белән шөгыльләнәләр, өйрәнүләр уздыралар, - диде Азалия.

Түбән Камадан Илдар исемле егет (позывное “Козырь”) махсус хәрби операциягә 2023 нче елның июнь аенда киткән. 2024 нче ел ахырында ул каты яралана һәм хәзер операция ясаганнарын көтә.

-Безне бирегә инструкторлар буларак эшләргә чакырдылар. 20 көн дәвамында  балалар белән хәрби тематика буенча күнегүләр уздырачакбыз. Кызлар һәм малайлар белән таныштык, әңгәмәләр кордык, алар кызыксыналар, сорашалар, өйрәнергә тырышалар. Миңа балалар белән эшләргә бик ошый, - диде Илдар.

Чара тантаналы линейка белән башланып китте. Хәрби киемнәр кигән малайлар һәм кызлар тезелешеп мәйданга уздылар.

Балаларны каникуллар башлану һәм смена ачылу белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов, Татарстан Республикасының элеккеге хәрби комиссары, Әфган сугышы ветераны, запастагы генерал-майор Рим Мостаев, Әфганстан сугышы инвалидлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм Татарстанның атказанган артисткасы Марина Самкова укучылары белән килгәннәр иде.

Бәйрәм матур патриотик җырлар белән үрелеп барды. 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев