Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең “Яшьтәш” клубындагы квест-уенда балалар әти-әниләрен җиңгән

Гаилә елы кысаларында “Яшьтәш” яшьләр һәм яшүсмерләр клубында ата-аналар һәм балалар өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрделәр.

“Түгәрәк өстәл” барышында әтиләр һәм әниләр клуб эшчәнлеге, биредә эшләүче белгечләр, түгәрәкләр белән таныштылар, кабинетларны, түгәрәкләргә йөрүчеләрнең кул эшләнмәләре күргәзмәсен карадылар. Соңыннан, балалар һәм ата-аналар ике командага бүленеп, “Гаилә хәзинәләре утравы” квест-уенында катнаштылар.

-Чараның максаты - ата-аналар һәм балаларның аралашу культурасын, аларның бергә ялларын оештыру, - ди “Яшьтәш” яшьләр һәм яшүсмерләр клубы хезмәткәре Гүзәлия Сафиуллина.

Квест-уенда катнашучыларга төрле кызыклы биремнәрне үтәргә туры килде. Балалар командасы беренче булып барлык биремнәрне үтәде һәм истәлек бүләкләре алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев