Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәннең «Яшьләр» скверына гитарачылар җыелды

Район үзәгендәге «Яшьләр» скверында «Күңел кыллары» дип аталган квартирник узды.

Гитара сәхнә белән зал арасындагы чикне юкка итте - күршеләр, дуслар, фикердәшләр бергә җырладылар да, тыңладылар да. Теләгән һәркем әлеге уен коралын алып, үзе җырлар башкара яки таныш көйләргә кушылып җырлый алды.

Кунаклар районыбыз музыкантларының күңелгә якын җырларын һәм Чабаксардан килгән кунак - Анна Саламандраның гаҗәеп чыгышын тыңлады. Актив катнашучылар арасында автомашина ягулыгына бүләк карта уйнатылды. Анысы да күңелләрне күтәрде. Ләкин иң мөһиме – бердәмлек һәм йөрәктә калган якты рәхәт хисләр.

- Кичәнең шулкадәр җиңел һәм рәхәт үтүе үземә дә бик ошады, - диде чараны оештыручы Агриппина Рыбакова. - Гитара белән килгән, кушылып җырлаган һәм тыңлаган һәркемгә рәхмәт. Җыр йөрәкләрдә туа. Хезмәттәшләргә, «ФотоКадр» студиясенең фотографына, Михаил Рыбаковка һәм бу кичәнең автордашлары булган барлык кунакларга аерым рәхмәт.

Әлеге кичә «Күрше» фестивале кысаларында «Ачык микрофоннар мохите: илһам рухландыра» гранты проектының беренче чарасы. Проект Татарстан Республикасының Шәһәрләрне үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Валентина Кузнецова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев