Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең балалар сәнгать мәктәбендә көйсез пианиноны эзләделәр

Чирмешән балалар сәнгать мәктәбендә үткән чыгарылыш кичәсенә “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләре” килде. Биредә укучылар “сәнгатькә гашыйк булу” синдромы “йоктырганнар”.

Әлеге уку йортында быелгы чыгарыш кичәсен әнә шулай кызык итеп башлап җибәрделәр. Укучыларга бирелгән сораулар да “музыкантларча”. Иң көйсез – фальшив пианино кайсы бүлмәдә? 34 нче кабинетта.  Ноталар авырракмы әллә мәктәп дәреслекләреме? Фортепианода ничә клавиша? Анысына да җавапны тиз әйттеләр егетләр, кызлар -  88 икән...

Балалар сәнгать мәктәбен быел 28 укучы тәмамлады, аларның  сигезесе – Лашман мәктәбе филиалындагы  хореография һәм декоратив-гамәли сәнгать  бүлегендә укыганнар. Чирмешәннең үзендә егерме бала таныклык алды, музыкантлар: кемдер җырлый, кемдер уен коралларында уйный.

- Улыбыз Артем җырларга ярата. Иске Элмәледән атнасына өч тапкыр, биш ел монда йөрттек, 16 километр ара. Баянда яки гитарада уйнарга өйрәнергә теләге булса, укуын тагын дәвам иттерәчәкбез, - диләр  Татьяна һәм Валерий Гурьяновлар.

 

- Ә без кызыбыз Диләрәнең чыгарылыш кичәсенә килдек. Монда укытучылар да менә дигән, матур бинасы да үзенә тартып тора. Балалар бу мәктәпкә йөреп, бердән, һөнәр алса, икенчедән, буш вакытларын дөрес бүлергә өйрәнәләр, телефонда уйнап утырмыйлар, - дип сүзгә кушылдылар Чирмешәннән Илшат һәм Резеда  Гозәеровлар.

Чарада катнашкан район мәдәният бүлеге мөдире, әле дә шунда дәресләр алып баручы Наталья Иляева әйткәнчә, балаларга монда укыганнарының киләчәктә  файдасы тияр.

- Укучыларыбыз иҗат яратулары, активлыклары, креатив фикер йөртүләре белән аерылып торалар, - дип “үзенекеләрне” күтәрде ул.

Районның балалар сәнгать мәктәбендә быел барлыгы 407 бала укыды һәм шуларның 28се мәктәпне тәмамлау хакында таныклык алды. Мәктәп директоры  Елена Хитарян әлеге документларны ияләренә тантаналы шартларда тапшырып, укучыларга уңышлар теләде.

- Бермәлне арып,  мондагы дәресләремне ташларга да уйлаган идем: лицейда укырга өлгерергә кирәк бит, әмма  тәмамлыйсы килде, үземне җиңдем. Ярый әле тукталып калмаганмын. Бүген мин бик шатмын, бер һөнәрем бар, укытучыларыма бик зур рәхмәт, - ди чыгарылыш укучысы, фортепиано бүлеген тәмамлаган Мария Гудадзе.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев