Чирмешәннең “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары полиция бүлегенә кунакка барды
“Һөнәрдә беренчеләр” проекты кысаларында Чирмешән лицееның “Алдынгылар хәрәкәте”ндә катнашучылары РФ Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлегендә булдылар һәм полиция хезмәткәре һөнәре белән таныштылар.
-Балаларны полиция хезмәткәрләре бик яхшы каршы алдылар. Район полиция бүлегенең ветераннар Советы рәисе Наилә Мәссарова бөтен бүлек буйлап кызыклы, танып-белү экскурсиясе үткәрде, - ди “Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлеге җитәкчесе Гөлшат Җамалтдинова.
Полиция бүлеге начальнигы Юлдус Билалов кабинетында оештырылган әңгәмә барышында да өлкән сыйныф укучылары бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Балалар тәртип сакчыларының ничек эшләвен, аларга көндәлектә нинди күнекмәләр кирәклеген һәм хокук саклаучылар алдында нинди бурычлар торуын белделәр.
Кунакларны юүлек музеенда хокук саклау органнары тарихы белән таныштылар.
Кинологлар лицей укучыларына эш этләрен һәм аларның уникаль сәләтләрен күрсәттеләр. Очрашу азагында укучылар фотога төштеләр һәм полиция хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Наилә Мәссарова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев