Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең 1 нче мәктәбе хәйрия ярминкәсе үткәрде

3 литрлы банкада 500 сумга татлы бал, килосы 70 сумга орлык суганы кайда бар? Юк, кибеттә түгел, хәйрия ярминкәсендә шундый юнь бәягә тагын әллә нинди тәм-том тәкъдим иттеләр.

Узган атнада Чирмешәндә үткән язгы хәйрия ярминкәсендә 1 нче Чирмешән мәктәбе укытучылары һәм әти-әниләр алып килгән товарлар 30 өстәлгә дә сыймаган. Ассортимент бай: бәрәңге, суган, кишер, бал, варенье, кайнатмалар, пироглар, гомумән, камыр ризыклары, кул эшләнмәләре...

- Моңа озак әзерләнгәнсездер? – дим 1 нче мәктәп директоры Наталья Юринага.

 

- Озак дисәң дә ярыйдыр, чөнки монда тәкъдим ителүче байтак яшелчә, җиләк-җимеш эшләнмәләре былтыргы уңыштан. Әти-әниләр комитеты ярминкә үткәрү турында идеяне башта ук хуплады. Рәхмәт, монда нинди генә ашамлыклар, товарлар юк. Дәүләт тарафыннан без дә гел яклау тоябыз, әле хәзер бинабызда, зур средстволар табып, капиталь ремонт үткәрәләр, - диде ул.

Рузалия Гобәйдуллина ярминкәгә кәбестә пирогы алып чыккан.

- Кызыбыз шушы мәктәптә укый, - ди ул. – пирогны аның белән бергә пешердек. Камыр ризыклары пешерү өчен электрдан эшләүче пич алу ярап куйды. Пирогыбызны, ватрушкиларны иртүк алдылар.

 

- Ярминкәдә бар да юньрәк бәядән. Әле менә үзем дә торт, бал, йомырка сатып алдым, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова. – Бүген сатудан җыелган  средстволар махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәреләчәк.

Районыбыз җитәкчесе Рамил Айбатов та биредә. Ярминкә белән танышу уңаенда, ул кулдан киселгән токмач, башка кайбер ашамлыклар да алды, бүгенге хәйрия чарасында катнашучыларга рәхмәтен дә җиткерде.

Бөгелмәдән үк килгән Фая Майгурова юньрәк бәядән лечо, карлыган вареньесы, бәрәңге, йомырка алуына бик сөенгән.

Хәйрия ярминкәсенә районның мәдәният хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертте: “Кәрван-сарай” сәүдә мәйданында концерт тәкъдим иттеләр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадыйр Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев