Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннән Лисичанскига төзелеш материаллары җибәрәчәкләр

Чирмешән районында махсус хәрби зонадагы ир-егетләргә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Якташларыбызга берничә тапкыр ярдәм җыеп, аны ияләренә илтеп тә тапшырдылар. Хәрбиләр һәм район җитәкчелеге бу изге эшкә өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Битараф булмаган якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен нидер бәйлиләр, тегәләр, кирәкле әйберләр алалар.

- Оешмалар, учреждениеләр генә түгел, аерым райондашларыбыз да акча бирәләр яки күчерәләр, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова. – Чирмешәнлеләр Ватан сакчылары өчен борчыла һәм аларга булышырга әзер.

Ләйләгөл Вәгыйз кызы әйтүенчә, акча муниципаль район Советы бухгалтериясендә җыела. Медикаментлар, җылы кием, азык-төлек һәм башка кирәк-ярак җыю пункты итеп “Орион” яшьләр үзәге билгеләнгән.

- Мөрәҗәгать итсәләр, без якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм дә итәбез, - ди Моксинова. –Хәзерге вакытта андагы егетләргә бер автомашина алу өчен акча җыела. Ай ахырында махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән автомобиль дә китәчәк.

Ялга кайткан ир-егетләр сүзләренчә, бүген анда азык-төлеккә ихтыяҗ юк, ә менә кайбер көнкүреш әйберләре: маскировкалау челтәре, эш кораллары һәм перчатка, пауэрбанк, шәм, дымлы салфетка, фонарь, батарейка, аяк һәм өс киеме, носки, дарулар кирәк.

Октябрь азагында районнан Лисичанск шәһәренә дә төзелеш материаллары төялгән ике йөк машинасы җибәрү планлашгтырыла.

Акча күчерү өчен карта реквизитлары: 2200 5301 5306 7913 (Венера Ш).

Чат “СВОих не бросаем”  Телеграм-канале  https://t.me/+ikYqLGFOAixhOGNi

Рәсим Шәрифуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев