Чирмешәнлеләрнең тарихтан белемнәре сынала
Бүген якташларыбыз “Җиңү диктанты” Бөтенроссия тарихи акциясенә кушылачак.
Диктант язучылар шушы рәвешле Бөек Ватан сугышы тарихына кагылышлы белемнәрен тикшерә ала. Алар 25 сорауга җавап бирергә тиеш. Диктантны махсус мәйданчыкларда һәм дистанцион рәвештә диктантпобеды.рф. сайтына кереп тә язарга мөмкин.
- Районда “Җиңү диктанты” мәктәпләрдәге ун мәйданчыкта: Чирмешәндә, Кармышта, Лашманда, Әккәрәйдә, Туймәттә, Яңа Элмәледә, Күтәмәдә, Ульяновкада оештырылачак. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Диктантны язу сәгать 12дә башлана, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова.
Архив фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев