Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрнең монополиягә каршы хезмәт вәкиленә сораулары бар иде

Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Розенталь Чирмешән лицеенда ачык дәрес үткәрде һәм район хакимияте бинасында гражданнарны кабул итте.

- Районнарга урыннардагы хәлне белү, эшчәнлегебез белән таныштыру, район җитәкчелеге һәм эшмәкәрләр белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирү, мәгълүмат җиткерү, проблемаларны ачыклау максатыннан барабыз,  - диде Андрей Николаевич. – Әүвәл укучылар белән очрашабыз, чөнки үсеп килүче буын икътисадның ничек эшләве турында белергә тиеш.

Казан кунагы район җитәкчесе Рамил Айбатов белән дә очрашты, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов аны районның икътисадый торышы белән таныштырды. Район җитәкчелеге белән очрашу вакытында, Андрей Розенталь көндәлек эш барышында килеп чыга торган закончалык һәм федераль таләпләр белән бәйле четерекле мәсьәләләрне ничек дөрес хәл итү турында киңәшләрен бирде.

Монополиягә каршы хезмәт белгече район хакимияте бинасында гражданнарны да кабул итте. Якташларыбыз аңа дәүләт сатып алуларына (закупкалар), хуҗасыз объектларга кагылышлы сораулар бирделәр.

- Нигездә, районнарда яшәүче халыкны бер үк сораулар борчый. Әйтик, бүген халыктан сатып алынучы  сөт бәясенең түбән булуы хакында, чүп-чар чыгаруга кагылышлы сораулар бик күп, әйтик, вакытында чүп чыгармыйлар, ни өчен шулкадәр акча түлибез, дип дәгъва белдерәләр. Бу эш белән монополистлар шөгыльләнә, димәк әлеге проблемаларны без тикшерергә тиеш, - дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем. – Дөрес, кайбер сорауларга тиз һәм төгәл җавап бирүе авыр.

Кунак район үзәгендәге “Шифа” клиникасында да булып, биредә эш  шартлары белән танышты.

Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәгә мөрәҗәгатьләрне рәсми сайтта  (http://www.fasrt.ru) калдырырга була, шулай ук хатларны электрон адрес (to16@fas.gov.ru.) буенча да юлларга мөмкин.  

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев