Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәнлеләрнең күпчелеге Рөстәм Миңнехановка ышаныч белдергән

Безнең районда якташларыбызның 93,06 проценты, 12 мең 94 сайлаучы аны яклап тавыш биргән.

Район территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарә депутатларын сайлауда районда исемлеккә кертелгәннәрнең 97,24 проценты, ягъни 12 мең 996 кеше катнашкан.

Татарстан Рәислегенә башка кандидатлар безнең райондагы сайлауда түбәндәгечә тавыш җыйганнар:

Миргалимов Хафиз Гаяз улын яклап, райондашларыбыздан 658 сайлаучы аның өчен тавыш биргән (5,06 процент), Йосыпов Руслан Рафаил улы өчен бюллетеньнәрдә – 115 (0,88 процент), Смирнов Виталий Николаевич өчен үз тамгаларын 67 кеше (0,52 процент) куйган.

Җирле үзидарә Советларына исә халкыбыз 175 кандидаттан 141 депутат сайлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев