Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәнлеләргә Россия көне алдыннан паспортлар тапшырдылар

Район үзәгендә Россия көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә җиде якташыбыз шәхеснең төп документына ия булды.

Чарага килгән якташларыбызны һәм район кунакларын район башлыгы Рамил Айбатов сәламләде.

-Россия гражданины булу - зур дәрәҗә, сезнең өчен бу истә калырлык вакыйга. Төп документыгызны кадерләп саклагыз. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет,  иминлек телим, - диде яшьләрне котлап Рамил Тәлгат улы.

Шундый истәлекле көндә паспорт алучылар арасында Чирмешән кызы Эмилия Гыйрфанова да бар. Якташыбыз Чирмешән лицеенда 7 сыйныфта укый, балалар сәнгать мәктәбендә хореография һәм рәсем ясау бүлекләрендә өстәмә белем ала. Бәйрәмгә әнисе Светлана һәм дуслары белән килгән.

-Минем өчен бу бик куанычлы, зур вакыйга, бу көнне түземсезлек белән көттем. Хәзер үземдә өстәмә җаваплылык та, Россия гражданины булуым белән горурлык та сизәм, - ди Эмилия.

Бәйрәм кичендә үзәк китапханә, район инвалидлар оешмасы, туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре оештырган интерактив мәйданчыклар эшләде. Мәдәния хезмәткәрләре тамашачыларга дәртле, моңлы,  патриотик җырларын бүләк иттеләр.

Россия көне уңаеннан оештырылган бәйрәм хакында тулырак материалны район газетасы битләреннән укыгыз.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев