Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр Хәтер һәм кайгы көнендә митингка җыелдылар

Бүген, 22 июньдә, Россиядә миллионлаган кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы башлануның куркыныч һәм кайгылы датасын искә алалар.

Хәтер һәм кайгы көнендә район үзәгендәге Азатлык сугышчысы һәйкәле янында да әлеге “кара көнгә” багышланган митинг узды.

Ил өчен иң фаҗигале көнне чирмешәнлеләр дә Россия күләмендәге «Бер минутлык тынлык»ка кушылдылар.

Ул 12.15 сәгатьтә булды. Бу минутта бөтен халык сугыш кырларыннан өйләренә әйләнеп кайта алмаганнарны искә алу өчен тынып калды. Кешеләр, башларын иеп, XX гасырның иң канкойгыч сугышын кичергән туганнарын һәм якыннарын искә алдылар.

- Бүген без бирегә бәйрәм итәргә түгел, ә сугышта һәлак булучыларны, ветераннарны искә алу көненә килдек, - диде митингтагы чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов. – Без алар алдында баш иябез, аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез.

Районыбызда сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Бөек Ватан сугышында районнан 19852 кеше катнашкан, 8534се һәлак булган. Бүген районда сугышта катнашканнардан бер генә ветеран – Югары Чегодайда яшәүче Габделхак Җиһаншин гына исән.

Митингта районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина, Мөшбикә мәчете имамы Хәбир Ханов, район благочинные Александр Филимонов та чыгыш ясадылар,  дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр, дип билгеләделәр.

Әлеге чарада, моңа кадәр хәбәрсез югалган дип саналучыларның туганнарына барысы 4 кешенең һәлак булу яки җирләнү урыннары турында хәбәр – извещение тапшырдылар.

- Безнең бабай Гомәр Хәсәншин сугышка 1941 елны китә. 1943 елның гыйнвар аенда хәбәрсез югала. Без аны үзебез дә эзләдек, хәтта фоторәсемен дә тапкан идек. Ә хәзер аның җирләнгән урыны да билгеле, Санкт-Петербургта икән. Бер сеңелем анда яши, ул бабабыз каберен барып  тапкан да инде. Без әлеге игелекле эшне башкаручы кешеләргә чиксез рәхмәтле, - диде күз яшьләрен яшерә алмыйча, Әлмәттән митингка махсус кайткан Әлфия Сәитова (Хәсәншина).

Сүз уңаеннан. Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, район үзәгендә “Хәтер шәме” акциясе үтәчәк. Әлеге чара бүген 21 сәгатьтә Азатлык сугышчысы һәйкәле каршындагы мәйданда башлана.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев