Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр хәрби операция зонасындагы якташларга гуманитар йөк илтергә китте

Чирмешәннән хәрби операция зонасындагы сугышчыларга көндәлек кирәк-ярак, медикаментлар, азык-төлек озаттылар.

Гуманитар йөкне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов,  “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Риф Зарипов, Шешминка һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләре башлыклары  Андрей Сидоров һәм Илдар Җамалтдинов илтә китте. Алар  “Соболь” һәм “Нива” автомашиналарына төялгән күчтәнәчләрне якташларыбызга тапшырачак. Егетләребез автомашина сораган булган, шуның өчен районның үсеш фонды аша алынган, кулланылышта булган “Нива” анда калдырыла.

- Ул якларга өченче тапкыр баруым, барлыгы 5 меңләп километр ара үтәсе, бу юлда барлыгы бер атналап вакыт узачак, - диде Риф Зарипов.

Хәрби егетләребезгә гуманитар йөкне җыярга бөтен район халкы булышты. Район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова райондашларыбызга рәхмәт әйтеп, гуманитар йөкне илтүче якташларга хәерле, бәла-казасыз сәфәр теләде.

Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев