Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр хәрби якташларга гел ярдәм итеп торалар

Чирмешән районы махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләренә 50 тоннадан күбрәк гуманитар ярдәм җибәрде.

Гуманитар ярдәм җыю буенча штаб җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Жамалетдинов әйтүенчә, һәр 2-3 ай саен бер йөк машинасы ерак юлга чыга.

-Сезонга яраклы киемнәр, медикаментлар, көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена чаралары җыябыз. Ярдәм җыю буенча “Орион” яшьләр үзәге һәм район хакимияте билгеләнде. Халык иң кирәкле әйберләрне китерә. Бу игелекле эшкә өлеш керткән барысына да чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә, — ди Илнур Минсәгыйт улы.

Чирмешәнлеләр әлеге игелекле эштә актив катнашалар: авылларда маскировка челтәрләре үрелә, “коры душ”лар, шәмнәр ясала, йокы капчыклары тегелә, гуманитар ярдәм җыю бара, соңыннан барысы да якташларга җибәрелә.

Районда мәгариф учрждениеләре тарафыннан да даими рәвештә Игелеклелек ярминкәләре оештырыла. Продукция сатып җыелган акчага якташларыбызга кирәк әйберләр алына.

Гомумән, махсус хәрби операция зонасына районнан 10 автомобиль (УАЗ Хантер, УАЗ-буханка, Шевроле –Нива, Лада Нива, ВАЗ 2109, Газель), квадроцикл, квадрокоптерлар, генераторлар, бензобур, бензин пычкылары, рацияләр, 73 буржуйка һәм башка бик күп әйбер озатылган.

Телеграмда “СВОих не бросаем” исем астында төркем дә оештырыган. Монда җыелган гуманитар ярдәмен турында мәгълүмат урнаштырыла. Егетләр гуманитар ярдәм җыюга өлеш керткән һәр кешегә, бу эшне оештырган район җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр, безне  ташламыйлар, дип сөенәләр.

Телеграмда чат “СВОих не бросаем”  -  https://t.me/+ikYqLGFOAixhOGNi

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев