Чирмешәнлеләр “Халык контроле”нә 22 зар-хәбәр язган
Быелның узган алты аенда райондашларыбыз республиканың “Халык контроле” дәүләт порталында 22 хәбәр урнаштырганнар.
Хәбәрләрнең күпчелеге юллар торышына кагылышлы. Якташларыбызны кышын аларны кардан чистарту, ә инде язын асфальтта чокыр-чакырлар барлыкка килү борчый. Баганаларда ут лампочкалары янмау, су белән тәэмин итүдә өзеклекләргә кагылышлы хәбәрләр дә бар, дөрес, алар күп түгел. Бер якташыбыз урманнарга парсыз ефәк күбәләге һөҗүме хакында язган.
Сүз уңаеннан, ”Халык контроле”нә районда алкоголь сатудагы закон бозулар хакында да хәбәр җибәрергә мөмкин. Факт расланган очракта, моның өчен акчалата бүләкләү дә каралган.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев