Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр үзсалым җыюда иң артта

Районның авыл җирлекләрендә быел 5 миллион 203 мең сум үзсалым акчасы җыелган.

Бу сумма тиешленең 85 проценты кадәр. Бәркәтә, Югары Кәминкә, Кармыш, Яңа Кади, Иске Үтәмеш җирлекләрендә һәм башка кайберәүләрдә үзсалымны тулысынча түләгәннәр.

Лашман, Түбән Кармалка, Иске Котышта планлаган сумманың әлегә 93-86 процентын җыя алганнар.

Чирмешән җирлегендә әлеге мөһим эш мактанырлык түгел, үзсалымны түләүчеләр тиешленең яртысы кадәр генә. Тагын тупланасы сумма 885 мең сум ук, җыелганы – 930 мең сум.

Күпчелек бу юлы бер кешегә үзсалым күләмен 500-600 сум күләмендә билгеләгән.

Җирлекләрдә җыелган акчага быел да республикадан, бергә дүрт нисбәтендә, өстәмә акча бирелер дип өметләнәбез. Әлеге средстволарга халык белән килешенгән төрле, теге яки бу авылда иң кирәкле эшләр башкарылачак.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев