Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәнлеләр, пиротехника белән, зинһар, сак булыйк

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Пиротехника белән эш итү кагыйдәләрен тулысынча үтәргә кирәк.

Салютлар, питардалар, хлопушкалар... Бу товарларны сатучыга да, сатып алучыга да билгеле кагыйдәләр бар.

Пиротехник әйберләрне сатып алган очракта куллану инструкциясен укырга онытмагыз. Аларны бина эчендә кулланырга, утка ыргытырга, кабызган килеш кулда тотып торырга, тәмәке кабызырга ярамый. Кабызылган петардаларны кешеләр, җәнлекләр ягына ташламаска. Юешләнгән пиротехник эшләнмәләрне электр плитәләренә, җылыту батареяларына куеп киптерү тыела.

Пиротехник җиһазларны куллану кагыйдәләре:

- Сатып алганда сатучыдан товарның сертификатын сорагыз, анда нәкъ шушы товарның куркынычсызлык тикшерүен узуы күрсәтелгән булырга тиеш;

- Пиротехник товарның срогы чыкмаган булуын тикшерегез (иң күбендә 2 ел булырга мөмкин).

- Кулланыр алдыннан товарның куллану инструкциясен уку да таләп ителә. Анда ничек дөрес итеп кулланырга икәнлеге тәфсилләп язылган булырга тиеш.

Фейерверк һәм салютларны торак урыннардан ким дигәндә 30 метр читтә генә кулланырга ярый. Агач арасында куллану да кагыйдәләргә каршы килә. Фитилен кабызган вакытта биткә якын китермәскә кирәк. Фитилне кул ераклыгына сузылап кабызырга. Ул 6-8 секунд яна, аннан чыккан очкыннар тиз генә сүнми һәм нык кына пешерә ала.

Ракета, фейрверкларны кешеләргә зыян салмасын өчен бик сак кулланырга кирәк. Кайвакыт карга урнаштырылган ракета авышып кешеләр төркеменә атарга мөмкин. Шуңа аларны урнаштыруга да зур игътибар таләп ителә.

Пиротехник чараларны җилле вакытта кулланырга ярамый!

- Балалар пиротехник җиһазлар белән шаярышмасын, ул уенчык түгел!

- Пиротехниканы төшереп җибәрергә, бигрәк тә кеше аяк астына ташлау тыела.

- Кабызылган пиротехник җиһазга инструкциясендә язылганнан якын килмәгез.

- Пиротехниканы кесәләрдә йөртү тыела.

- Фейерверк өстенә иелергә ярамый.

 - Ракета, фейерверкларны йорт эчендә куллану да бик куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәк...

Пиротехник җиһазлар бәйрәмнәрне ямьләндерү өчен уйлап чыгарылганнар. Әмма барлык кагыйдәләрне саклап кулланылмасалар тормыш өчен куркынычка әвереләләр. Үзебезне, дусларыбызны, балаларны әлеге хаталардан саклыйк.

ЭКСТРЕН ХЕЗМӘТЛӘР ТЕЛЕФОН НОМЕРЛАРЫ:

01, 112   Янгын
куркынычсызлыгы

БДДХ-112, ДДХ-01,  

8(84396) -01-111; 

8(84396) 2-57-01.

 

02  Полиция

8(84396) -02-111 – кизү часте;

8(84396) 2-54-39 – кизү часте;

8(84396) 2-29-74 – ЮХИДИ (ДАИ).

03  Ашыгыч ярдәм

8(84396) -03-111;

8(84396) 2-58-95.

 

04  Газ хезмәте

(84396) -04-111;  

8(84396)  2-29-85.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев