Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмне дәвам итәләр

Чирмешәнлеләр махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә чираттагы гуманитар ярдәм әзерли.

Әлеге игелекле эштән районда, мөгаен, бер кеше дә читтә калмагандыр.

Мобилизацияләнгән якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү йөзеннән район хакимиятендә оештырылган махсус штабтан хәбәр итүләренчә, егетләргә кирәк әйберләр туплана, акча да җыела. Бу юлы якташларыбызга, башка әйберләр белән беррәттән, 50дән күбрәк комплект  җылы кием дә җибәрәчәкләр.

- Егетләребез өчен 100 мең сум акча һәм башка кирәк-ярак җыйдык, - ди Түбән Чегодай авылының мәдәният йорты директоры Рәмилә Дәүләтшина. – Бу эштә читтә яшәүче авылдашларыбыз да актив катнаштылар, хәтта Себердән дә акча җибәрүчеләр булды. Әле һаман акча күчерүчеләр бар. Бу эштә катнашкан һәр кешегә бик зур рәхмәт.

Иске Кади авылында да махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә 100 мең сум акча җыйганнар. Башка авыллардан да, оешмалардан да төрле күләмдә матди ярдәм күчерәләр, аеруча мәгариф учреждениеләре активлык күрсәтәләр, авыл җирлекләре дә үз өлешен кертә. Халыктан җыелган акчага солдатларга кирәк-ярак сатып алына.

Яңа Элмәле мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкыннан җыелган акчага җеп сатып алганнар һәм аны йорт саен диярлек таратып чыкканнар. Биредә якташ солдатлар өчен 72 пар җылы оекбаш бәйләгәннәр. Калган акчага, парафин юнәтеп, блиндаж шәмнәре ясалган.

“Яшьтәш” клубы хезмәткәрләре дә ялга кайткан райондашыбыз аша махсус хәрби зонага байтак шәм ясап җибәргәннәр.

Гуманитар ярдәм туплауга шәхси эшмәкәрләр дә үз өлешләрен кертәләр, әйтик, Чирмешәннән Зәкәрия Гайфетдинов һәм Булат Латыйпов һәрвакыт егетләргә ярдәм итеп торалар. Бу юлы да  Зәкәрия Сәйфетдин улы ярдәм җыю пунктына бик кирәкле җиһаз – генератор, Булат Яхья улы да шактый күп әйбер китергән.

Районда гуманитар ярдәм җыю акциясе дәвам итә, кирәк-ярак җыю урыны итеп «Орион» яшьләр үзәге билгеләнгән.

Акча күчерү өчен карта 2200 5301 5306 7913 Венера Ш.

Гомумән, мобилизациядә булганнарга да, аларның монда калган гаиләләренә дә безнең районда игътибар бар.

фото

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев