Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр машина йөртүчеләргә юлларда саграк булырга киңәш итә

Узган, 2022 елда район юлларында тугыз юл-транспорт һәлакәтләрендә өч кешенең гомере өзелгән, 15се төрле тән җәрәхәтләре алган. Бәхеткә, быел әлегә зур аварияләр теркәлмәгән. Юл фаҗигаләре ни сәбәпле килеп чыга соң? Райондашларыбыз фикеренә күз салыйк әле.

Илдар Вәлиуллин (Иске Үтәмеш): - Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе – игътибарсызлык, дип уйлыйм. Хәзер руль артында хатын-кызларны еш күрәбез. Күбесенең кулларында телефон. Ә бит алар – әниләр, балаларын утыртып йөриләр. Юлда үзеңә генә ышанырга түгел, башкаларны да уйларга кирәк. Минем фикеремчә, аек булмаган хәлдә руль артына утыручылар да авария китереп чыгару куркынычын арттыра. Спиртлы эчемлекләр кулландыңмы – машинаңа утырып юлга чыкма инде син. Гомер бит һәркемнең бер генә.

Дмитрий Долгополов (Чирмешән): - Минемчә, юлларның төзек булмавы, кышкы чорда вакытында кардан чистартылмавы сәбәпчедер. Юл хезмәтләре, бәлки, өлгермиләрдер, аңлыйбыз. Тик бураннан соң барлыкка килүче кар көртләре машиналар йөрешенә нык комачаулый. Һава шартлары да аварияләргә китерергә мөмкин. Әйтик, көчле кар, буран, яңгыр, томан вакытында күз күреме начарая, каршыга килүче машиналарны күрү кыенлаша.

Фәнил Дәүләтшин (Түбән Чегодай): - Мин күп еллар машина йөртүче булып эшлим. Еш кына Әлмәт, Казан кебек шәһәрләргә дә барырга туры килә. Зур юлда хәрәкәт бик көчле. Хәзер машиналар саны да бермә-бер артты бит: капка төбе саен диярлек техника, кайберәүләрдә әле икешәр дә. Юлларда машиналар күбрәк булган саен бәрелү куркынычы арта бара. Аннан соң ашыгабыз да, әкрен генә йөри белмибез.

Флера Мостафина (Чирмешән): - Аварияләрнең сәбәпләре күп инде аның. Тиешле тизлекне арттырып йөриләр, машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә игътибарларын читкә юнәлтәләр. Тормыш та хәзер ыгы-зыгылы, көндәлек мәшәкатьләр дә игътибарны киметә. Шуңа күрә юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да бик сак һәм игътибарлы булырга киңәш итәр идем.

Иван Сайгушев (Күтәмә): - Яшь, тәҗрибәсез машина йөртүчеләр күп хәзер. Өстәвенә әле алар үз-үзләренә бик ышанучан да. Юл йөрү кагыйдәләренә күпләре игътибар да итми, хаклымы ул юкмы – исәпләп тормыйлар. Барысы да җиңел һәм гади дип уйлыйлар, ә практикада киресенчә була. Руль артына утырып юлга чыкканчы кагыйдәләрне дә яхшылап өйрәнсеннәр иде, аеруча яшьләр. 

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев