Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр кабат Игелек ярминкәсе оештырдылар

Узган атнада “Кәрвансарай” үзәге мәйданында Чирмешән муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, аларга кергән структур оешмалар хезмәткәрләре, район урманчылары сату итте.

“Киштәләрдә” нинди генә продукция юк: сөт ризыклары, консервланган яшелчәләр, җиләк-җимеш компотлары, салатлар, пироглар, камыр ризыклары, кул токмачы, бәйләгән оекбашлар…

-Ярминкәгә үзебезнең хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне алып чыктык. Кибетләрдәгедән арзанрак бәядән чөгендер, җиләк-җимеш кайнатмалары, салатлар, хәтта укытучыларыбыз ясаган картиналар да тәкъдим итәбез, - ди район үзәгенең балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Наталья Григорьева. – Хәзер инде кыш җитте, бакча сезоны күптән тәмам, свежий ташкабак та күпләргә тансык, мөгаен.

Иң үтемле товарларның берсе сөт ризыклары булгандыр. Аларны бик тиз алып бетерделәр.

-Үземнең сеңелем дә бүген сатуга товарларын алып чыккан, башка таныш-белешләр дә шактый. Аларга да ярдәм булсын дип чыктым. Менә үзебезнең кызлардан мичтә пешкән җәймәләр алдым. Сөт тә бик кирәк иде. Хәзер сыер булмагач, анысы да тансык, - ди Чирмешәннән Кадрия Мөхәммәтшина.

“Яшьтәш” клубы хезмәткәрләре агач эшләнмәләре тәкъдим иттеләр. Аларын да алучы табылды.

-Кошлар өчен бакчабыздагы агачка элеп куярга җимлек сатып алдым. Кемдер тырышып ясаган бит, бик матур, рәхмәт аларга, - дип мактап куйды алган товарын чирмешәнле Сергей Романов.

Шешминкалылар тушенкалар, хәтта пюре да ясап килгәннәр.

-Алма белән куертылган сөттән ясалган пюре балалар туклануы өчен дә, өлкәннәргә дә чәй янына менә дигән ризык, кибет пюрелары бер якта торсын, - ди Ирина Миронова.

Монда һәркем үзенә кирәкле товарны таба алды. Лашманнан килгән Оксана Гайфетдинова да буш кул белән китмәде.

-Солянка, борщ кебек консервланган әйберләр җыйдык. Аларны бик яратабыз. Бәяләре дә арзан, ярты литрлы банкалар 50шәр сум гына. Сөт тә ярап куйды, - ди якташыбыз.

Иске Үтәмеш һәм Урманасты Үтәмеш мәдәният йортлары хезмәткәрләре хәтта күмер самавыры да куйганнар.

-Килгән кешеләрне үләнле кайнар чәй белән дә сыйлыйбыз, җылынып алырлар, - ди Гөлнара Җаббарова.

Урманчылар каен һәм имән миннекләре, киптерелгән шомырт, агач гөмбәсе, капчыкларга тутырылган күмер, файдалы үләннәр тәкъдим итте. Аларның сәүдә нокталары яныннан да халык аерылмады.

Гомумән, бу көнне сатудан 100 меңнән күбрәк акча җыелган. Әлеге хәйрия ярминкәсеннән кергән средстволар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм буларак җибәреләчәк. “Хәйрия өстәле”нә якташларыбыз тарафыннан куеп калдырылган консервланган ризыклар да егетләргә күчтәнәч булып озатылачак.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев