Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылдылар

«Ярдәм янәшә!» республика акциясе кысаларында районда мобилизацияләнгән якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

-Җыелган барлык ярдәмне бу юлы егетләребезнең урнашу урыннарына кадәр илтәргә һәм кулдан-кулга тапшырырга планлаштырабыз, - диде районда гуманитар ярдәм җыю буенча координатор Җәүдәт Мотыйгуллин. – Форсаттан файдаланып, әлеге игелекле эшкә өлеш керткән һәр кешегә район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт җиткерәбез.

Районда мобилизацияләнүче райондашларыбызның язмышына битараф булмаган бик күп кеше “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылды. Хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар, мәктәп укучылары, авыл җирлекләре дә читтә калмады.

Кармыш һәм Яшәүче авылларында яшәүчеләр, җыелышып, “УАЗ Хантер” һәм “Нива” автомобильләре, аларга запчастьләр алганнар. Хәзерге вакытта автосервиста аларны хәрби операция зонасына  җибәрергә әзерлиләр.

Шушы көннәрдә генә Лашман һәм Әмир авыллары халкы дүрт бензопила, бензобур, фонарьләр, азык-төлек һәм башка әйберләр, Чирмешәннең үзәк мәчетендә җыелган акчага ике бензогенератор  сатып алганнар.

Акция кысаларында игелекле якташлар ярдәме белән район хакимияте дә якташларыбызга җибәрү өчен байтак әйбер: азык-төлек, рацияләр, эш кораллары, медикаментлар туплаган.

-Хөрмәтле райондашлар, сездән азык-төлек, медикаментлар, термокием, оекбашлар, перчаткалар, баш киемнәре рәвешендә, кулдан килгәнчә ярдәм итүегезне сорыйбыз, - диде Җәүдәт Мотыйгуллин.

Ярдәм җыю авыл җирлекләре Советлары биналарында ярдәм җыю, Чирмешәндә “Яшьтәш” (“Ровесник”) яшүсмерләр клубы (Титов урамы, 11 йорт), үзәк мәчет һәм чиркәү биналарында оештырылган.

Белешмәләр өчен телефон: 8 927 032 42 60 (Җәүдәт Мотыйгуллин).

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев