Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәнлеләр якташ шагыйрьләрен һәм язучыларын очрашуга дәштеләр

Районыбыз талантлы кешеләргә бай. Араларында рәссамнар да, җырчылар да, музыкантлар, язучылар да бар. Күпчелек безгә яхшы таныш, аларны ишетеп, күреп торабыз.

Якташларыбыз язучыларның китаплары белән, газета-журналлар аша, даими танышып баралар, ләкин якыннан аралашу - ул инде бөтенләй башка нәрсә.

Лашман авылы мәдәният йортында узган “Шушы яктан – шушы туфрактан без” дип аталган әдәби - музыкаль кичәгә районда яшәүче моңлы йөрәк ияләре - язучылар һәм шагыйрәләр генә түгел, ә читтә яшәп иҗат итүче якташларыбыз да кайтканнар иде.

- Әлеге чараның инициаторы Иске Үтәмеш кызы Миләүшә Рәхимова. Ул Чирмешән төбәгеннән чыккан язучылар белән шундый кичә уздырырга тәкъдим итте, - диде Түбән Камадагы Чирмешән якташлык җәмгыяте рәисе Рәхилә Корбангалиева.

Миләүшә Рәхимова үзе дә шагыйрә, “Туган авылым – Урманасты Үтәмеш” җырын язган.

Уйлап карасаң, шаккатып сөйләрлек талантлы кешеләр бар бит безнең районда. Алар белән чын күңелдән горурлану хисләре кичерәсең, аларга кызыгып карыйсың. Кунаклар арасында инде республикада гына түгел, хәтта чит төбәкләрдә дә танылган шәхесләр бар иде. Билгеле, һәркем шигырь яза алмый, моңа тумыштан сәләт кирәк.

Иске Кади авылында туып, бүген Чирмешәндә яшәүче якташыбыз Галия Сафиуллинаны бүген күпләр белә, радиодан аның җырлары яңгырамаган көн бик сирәктер. Аларны Эльмира Сөләйманова, Алсу Хәбибуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимовлар башкара. Ул язган повесть һәм хикәяләр кулдан-кулга күчеп йөри, аеруча, хатын-кызларыбыз аларны бик яратып укыйлар. Галия Сәлим кызының тиздән яңа иҗат җимеше дөнья күрәчәк, бу турыда ул сер итеп кенә әйтте.

Каләм остасы, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе, “Яратам сине, тормыш!” дигән китап авторы Рушания Әхмәдуллинаның шигырьләрен бик күп кеше яратып укый. Ул төрле темаларга яза, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтергә сәләтле. Сүз уңаеннан, Рушания Солтан кызы да - Иске Кадидан.

Гомумән, әлеге җирлек бик күп талантлы шәхесләре белән горурлана ала. Кичәнең тагын бер кунагы – бик матур шигырьләр авторы Нәфисә Зиннурова (Зайцева) да шул яктан. Нәфисә Сибгатулла кызы тамашачылар игътибарына бик мәгънәле “Өмет. Ышаныч. Мәхәббәт” шигырен тәкъдим итте.

Әллә инде Иске Кади суы үзенчәлеклеме, әмма очрашуда катнашкан армреслинг дөнья чемпионы Фәнис Нуретдинов та шул авылдан бит. Булганнан бар да була дигәндәй, Фәнис абый спортчы да, язучы да. Аның тәүге мәзәкләр китабы 1999 нче елда басыла, шуннан соң ул тагын берничә җыентык чыгара.

Фәнис абый танылган якташыбызны, ни кызганычка, инде арабыздан киткән, Лашман авылында туган, сүз остасы, композитор, шагыйрь Минәхтәм Миңлебаевны искә алды.

- Шундый күңелле очрашуны оештыручыларга зур рәхмәт, - диде Казаннан кайткан Фәния Хәмидуллина.

Әле күптән түген генә Иске Кади авылы тарихы турында ул язган китапны тәкъдим итү кичәсе узды.

Рәмзия Мөхәммәтҗанова, Илшат Харисов, Алсирә Мөхәммәтҗанова, Дамир Таҗиев, Рәмзия Габделхакова, Фәйзелхак, Җәлил һәм Фәнил Вилдановлар... Әлеге исемлекнә тагын дәвам итеп була. Кызганыч, барысы турында да язып бетереп булмый. Иң мөһиме, алар чирмешәнлеләр һәм үз иҗатлары белән районыбызны данлыйлар.

Әлеге кичәдә танылган җырчы Татарстан республикасынын атказанган артисткасы Энже Шәймурзина, якташыбыз Фирдәвес Мөхәммәтова, Җәмил Шәйхетдинов үзләренең матур җырларын бүләк итеп, бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Каләм ияләре белән очрашу көн саен була торган вакыйга түгел. Язучылар иҗатлары белән телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны язалар һәм буыннан-буынга җиткерәләр. Кызганыч, бу көнне тамаша залында буш урыннар күп калды. Укытучылар да, балалар да күренмәде диярлек. Бүген балалар китап укырга яратмый, туган телләрен белми, дибез. Очрашу бик күңелле узды, ләкин уйланырга урын калдырды.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев