Чирмешәнлеләр - «Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») проекты җиңүчеләре
Әмир авылыннан Гөлшат Әгъләмова һәм Утыз Имәннән Раушания Хәйруллина интернет челтәрендә узган «Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») проектының җиңүчеләре, ә Туймәттә туып үскән Нурҗиһан Шумилова финалисты булды.
Әлеге проект икенче ел рәттән уздырыла икән. Марафонның максаты – татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру. Быел бу проектта 216 кеше катнашкан.
Алар әзерләгән материалларны Ләбиб Лерон, Рамазан Кәбиров, Нәзирә Гыйззәтуллина, Эльвира Садриева, “Ирек мәйданы”, “Сөембикә” һәм “Идел” журналы белгечләре бәяләгән. Барлык эшләр арасыннан 168 кеше алты тематик юнәлештә проектның финалисты һәм җиңүчесе буларак билгеләнгән.
Болар хакында Әмир авылында узган очрашуда проект җитәкчесе, Казаннан килгән Раил Гатауллин сөйләде. Ул марафонда катнашучыларны бүләкләргә районга үзе килде.
- “Авылым гүзәллеге” проекты Инстаграм һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә үткәрелде. 21 көн дәвамында әлеге чара кысаларында көн саен туган авылыбызның гүзәллеген күрергә һәм әлеге гүзәллекне башка кешеләргә дә ирештерергә кирәк иде, - диде Әмир авылы китапханәче Гөлшат Әмин кызы. – Мин әлеге проектта рәхәтләнеп катнаштым. Безнең авылыбыз бик матур, чиста. Аның үз тарихы һәм, иң мөһиме, уңган, булдыклы кешеләре бар. Алар турында язу күңелле генә булды.
Сүз уңаеннан, Гөлшат та Казан кунакларын буш кул белән җибәрмәде, Әмир тарихы турында китап бүләк итте.
Чарада катнашкан авылдашлар, мәктәп укучылары, район китапханәчеләре якташларыбыз – язучылар Галия Сафиуллина, Рушания Әхмәдуллина, күп еллар район газетасы редакторы булып эшләгән Кадыйр Гомәров чыгышларын да яратып тыңладылар. Кечкенә генә очрашу авыл өчен зур бәйрәмгә әверелде. Килгән кунаклар “аккалфаклыларның” бай күргәзмесе белән дә таныштылар, ә авылдашлар, бергә җыелышып, үткәннәрне искә алдылар.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев