Чирмешәнгә министр килеп китте
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Чирмешәнгә килде.
Эльмира Әмир кызы Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында булды, социаль хезмәтләр алучыларның яшәү шартлары белән танышты.
Шулай ук бу көнне ул район башлыгы Рамил Айбатов белән берлектә гражданнарны кабул итте. Зариповага биш кеше мөрәҗәгать иткән, аларның социаль ярдәм буенча сорау-үтенечләре контрольгә алынган.
Эш сәфәре кысаларында министр мәшгульлек үзәге бинасына да керде. Биредә ул ремонт барышы белән танышты, белгечләр белән аралашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев