Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәнгә Казаннан туристлар килде

2026 нчы ел Чирмешәндә туризм һәм кунакчыллык елы дип игълан ителде. Шул уңайдан районда байтак чаралар узды һәм әле узачак та. Һәм шушы көннәрдә безгә Казаннан кунаклар килде.

Дөрес, бүген Чирмешәнгә туристлар “агыла" дип булмый, шулай да кызыксынучылар бар, әйтик, соңгы төркем Казан шәһәреннән килде.

Туристларны туган як тарихы музее янында район үзешчәннәре халык җырларын башкарып каршы алды. Әлеге туристлар төркемендә, нигездә, республикабыз башкаласында яшәүчеләр иде.

-Безнең районның туристик потенциалы зур, - диде кунакларны сәламләп район башлыгы Рамил Айбатов. - Туризмны үстерү өчен барлык мөмкинлекләребез дә бар - искиткеч матур табигать, бай тарих, гореф - гадәтләрен саклап килгән төрле милләт вәкилләре туристларга ошамый кала алмас. Рәхим итегез Чирмешәнгә!

Кунакларны әүвәл туган як тарихы музеена алып керделәр. Монда карау өчен кызыклы экспонатлар байтак: Арыг-Буг Каан хан чоры тәңкәләре (XIII гасыр), Бөек Екатерина заманыннан алып, бүгенге Россия чорына кадәр булган иң бай нумизматик коллекция, мамонт бивене һәм борынгы хайван тешләре. Биредә безнең төбәкнең халыклары һәм этнослары тарихы күрсәтелгән. Музей бинасында сигез экспозиция залы эшли. Составында XIX гасыр татарлары һәм мордваларының традицион милли киемнәре булган этнография фонды экспонатлары аерым урын алып тора.

-Мин Татарстанны бик яратам. Казан – искиткеч шәһәр. Болгарга да барганым бар, Лаешны да күрдем. Ә менә шушы көннәрдә бер дустым Чирмешәнгә барырга тәкъдим итте, мин ризалаштым һәм бер дә үкенмим.  Музеегыз бик бай, экспонатлар күп, - диде Татарстанга Стамбулдан тәҗрибә уртаклашырга килгән Малик Кәримов.

Кунаклар район тарихы белән кызыксындылар, экспонатларны игътибар белән карадылар, сораулар да күп бирделәр.

-Безгә чирмешәнлеләрнең кунакчыллыгы бик ошады. Безне җылы кабул иттеләр, шундый кызыклы экскурсия оештырдылар. Экскурсия үткәргән Ирина Александровна Суворова  район турында шул кадәр кызыклы итеп сөйләде, без барыбыз да Чирмешәнгә гашыйк  булдык, - диде Шифа-Фирдания Хөснетдинова.

Көн бик кызу булуына карамастан, туристлар өчен махсус әзерләнгән  милли ризыклар белән  кайнар чәй дә бик ошады. Музейда сувенирлар сатып алырга да мөмкинлек бар иде.

-Эмоцияләр - әйтеп бетергесез. Искиткеч матур, бай тарихлы район. Район җитәкчелегенә, безне каршы алучыларга, турны оештыручыларга бик зур рәхмәт, - диде Ольга Григорьева.

Чирмешән ныгытмасында (тарихи вал) дәвам иткән экскурсияне дә шәһәр халкы бик ошатты. Мемориаль үзәк директоры Валентина Захарованың сөйләгәннәрен игътибар белән тыңладылар, язып та бардылар, фотога да, видеога да төшерделәр.

Крепость буларак ул 1731 нче елда төзелә, әмма аңа 1717 нче елда ук нигез салынган була. 1774 нче елда Чирмешән крепостена Пугачевның көрәштәшләре һөҗүм итә. Мондагы гарнизон бу бәрелештә җиңү яулый. Соңрак биредә Чирмешән авылы барлыкка килгән.

-Мин Татарстанның районнары буенча турлар оештырам, бик күп урыннарда булганым бар. Шуны әйтәсем килә, Чирмешән миңа бик ошады. Дөрес, сезнең бу юнәлештә эшлисе бар әле, ләкин мин үземнең социаль челтәрләрдә Чирмешәнгә барырга киңәш итәчәкмен, - диде әлеге турны оештырган Илнур Кәнәфиев.

Автор фотолары.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев