Чирмешәндәге “Уяв”ка дүрт меңләп кунак көтәләр
Бу атнада Чирмешән кабат кунаклар кабул итә.
11 июльдә “Сабантуй” стадионында республика күләмендә “Уяв” чуваш милли бәйрәме узачак.
Зур чарага республикабыз районнарыннан, шулай ук Самара өлкәсе, Чувашия, Башкортостан, Оренбург якларыннан да дүрт меңнән күбрәк кунак килер дип көтелә.
Район мәдәният бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бәйрәмдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Ирада Аюпова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев