Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге паркта карусель эшли

Район үзәгендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта балалар өчен карусель файдалануга тапшырылды.

Аны узган елны ук урнаштырганнар иде. 10 миллион сумлык күңел ачу җайланмасын Чирмешән балаларына нефтьчеләр бүләк итте. 8 метр ярым диаметрлы, уенчык атлар монтажланган карусельне нефтьчеләр үзләре үк урнаштырып та бирделәр.

Тантанада катнашкан район җитәкчесе Рамил Айбатов үз чыгышында нефтьчеләргә рәхмәтен белдерде һәм чирмешәнлеләрне бәйрәм белән котлады.

-Нефтьчеләр ярдәмендә районда байтак ремонт һәм төзекләндерү эшләре башкарыла, - диде Рамил Тәлгать улы. – Гомумән, районда республика программалары да уңышлы эшли. Моның өчен республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Бу парк та республика булышлыгы белән төзелде.

Рамил Тәлгать улы чирмешәнлеләргә шатлыклы хәбәрләр дә җиткерде: беренчесе – карусель бушлай булачак, ул шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 17дән 19 сәгатькә кадәр эшләячәк; икенче хәбәр - әлеге паркта тиздән тагын бер атракцион барлыкка килергә тиеш, биредә коры фонтан урнаштырырга планлаштыралар.

Чирмешән балаларының

шатлыкларын уртаклашырга «Татнефть» җәмгыятенең социаль программаларны гамәлгә ашыру үзәгенең Нурлат районы буенча җитәкчесе Ришат Сафиуллин да килгән, ул да, теләкләрен ирештерде.

Карусельны  тантаналы ачу тантанасы 15 майда – Халыкара гаилә көнендә узды. Ниһаять, бу көнне һава шартлары да үзгәрде, җылы иде. Бәлки шуңа да әлеге чарага байтак халык җыелды. Оештыручылар да тырышканнар, биредә концерт та булды, интерактив мәйданчыклар да эшләде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев