Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йортына төзүчеләр килде
Район үзәгендәге әлеге йорт-интернатның 1 нче корпусы түбәсен яңарталар.
- Бу монда 1999 елда иң беренче төзелгән бина. Кышын түбәсе кар белән сыгыла иде, калайлары да искерде. Бинадагы 11 бүлмәдә кешеләр яши, ашханә, аш пешерү блогы да шунда урнашкан. Республика программасы кысаларында корпуста ремонт эшләре башланды. Казаннан килгән осталар түшәмне җылытачак, түбәне һәм вентиляция системасын яңартачак. Алар бу эшләрне 1 майга төгәлләмәкчеләр, - диде өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Наил Мостафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев