Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына прокурор килде

Район прокуроры Илдар Солтанов, Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.

-Монда эшкә урнашкач, прокурор белән танышырга бардым. Шул вакытта очрашу үткәрү хакында сөйләшкән идек, - ди әлеге оешма җитәкчесе Наил Фоат улы. – Әлеге чара өлкәннәребезнең сораулары, гозерләре булса, прокурорга турыдан-туры мөрәҗәгать итә алсыннар дип оештырылды.

Илдар Солтанов әбиләргә һәм бабайларга юридик мәгълүмат җиткерде, шулай ук мошенникларның кесә телефоны буенча шалтыратып та төрлечә алдаулары турында сөйләде, сак булырга өндәде. Биредә яшәүчеләрнең кайберләре аларга да үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез затлардан шалтыратулар булуын әйтеп үттеләр. Башка мәсьәләләргә килгәндә исә, аларның сораулары юк иде.

-Мондый очрашулар халыкны прокуратура эшчәнлеге белән таныштырырга ярдәм итә, шулай ук проблемалар белән дә танышабыз, - ди Илдар Солтанов.

Прокурор картлар һәм инвалидлар йорт-интернатының бүлмәләрен карады, яшәү шартлары белән танышты. Учреждение директоры Наил Мостафин әйтүенчә, мондый очрашулар башка оешмалар вәкилләре белән дә оештырылачак.

Сүз уңаеннан, йорт-интернатта 62 кеше яши: 43 ир-егет һәм 19 хатын-кыз.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев