Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге күл өчен тавыш бирегез

Берничә ел элек район үзәгендәге “Күлле” паркында үзгәртеп кору эшләре башланды.

Төзүчеләр күл тирәсендә яңа брусчатка җәйделәр. Биредә зур үзгәрешләр булмаса да, беркадәр яңалык күренеп тора: заманча утыргычлар, яктырткычлар урнаштырдылар, башка кече архитектура формалары да барлыкка килде. Монда фонтан да куелыр, дип өметләндергәннәр иде. Ләкин соңгы елларда күлдә су да калмый диярлек, фонтан турында сөйлисе дә юк.

Элек район халкы яратып ял итә торган урынны җәй саен чүп үләннәре, күлне камыш баса бара.

Әлеге уңайдан без район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилдановка мөрәҗәгать иттек.

-Дөрес, андый проблема бар. Аны төрле ысуллар белән хәл итәргә тырышып карадык. Монда дәүләт ярдәме кирәк. Быел “Татнефть” оешмасының грантлар бәйгесендә катнашып, Күл паркы белән тоташкан Зур Чирмешән елгасы яр буе территорияләрен төзекләндерү өчен проект ясауга 10 миллион сум күләмендә грант оттык. Әлеге иҗтимагый киңлек 2025 нче елда төзекләндереләчәк объектлар исемлегенә дә кертелде. Шуңа да монда эшләрне тизләтү өчен, райондашларыбызга Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында «Опросы жителей» сервисы һәм «Услуги РТ» мобиль кушымтасы аша тавыш бирү сорала, - диде Муса Габделхак улы. - Әгәр дә исемлеккә эләксәк, биредә үзгәртеп кору эшләре 2025 нче елда дәүләт программасы буенча башкарылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев