Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге Көньяк микрорайонда яшәүчеләрнең юллары такырая

Район үзәгенең Кол Гали, Җиңүнең 70 еллыгы, Дуслык урамнарында, барлыгы 1 километрлап арада, юлларның һәм тыкрыкларның бер өлеше асфальтланачак.

Монда кайбер участокларда тротуарлар да ясыйлар. Урам-юл челтәре тиешле таләпләргә туры китереп эшләнә.

-Әлеге гамәлләр “Авыл территорияләрен комплекслы төзекләндерү” федераль программасы буенча, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы  аша башкарыла. Быел моңа 42 миллион сум акча каралган. Бу микрорайонда яшәүчеләр су, газ, канализация челтәрләреннән файдалана, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов.

Марат Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев