Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге “Яшьтәш” клубында һөнәргә дә өйрәтәләр

Чирмешәндә “Орион” яшьләр үзәгенең филиалы буларак оештырылган “Яшьтәш” яшьләр һәм яшүсмерләр клубы ачылуга әле ел ярым гына вакыт узса да, әлеге учреждение үз эшчәнлеген киң җәелдереп, популярлашып та өлгерде. Биредә бүген 100дән артык бала һәм яшүсмер шөгыльләнә.

- Клубның төп максаты – яшүсмерләрнең буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп оештыру, - ди  оешманың җитәкчесе Диләфрүз Мәгъсумова. – Без һөнәр үзләштерү, патриотик тәрбия бирү, волонтерлык, экология һәм социаль – негатив күренешләргә каршы профилактика эшенә өстенлек бирәбез. “Яшьтәш”тә тегүчелек, агачтан һәм балчыктан эшләнмәләр ясау, агачка яндырып рәсемнәр төшерү серләренә өйрәнергә мөмкин. Балалар өчен легоконструкцияләү түгәрәге, “Патриот”, “Яшь эколог”, “Волонтерлар үзәге” берләшмәләре эшли.

Яшүсмерләр өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Кабинетлар заманча җиһазландырылган, агач, тукыма, балчык кебек чималга да кытлык юк. Сүз уңаеннан, биредә өлкәннәр өчен дә мастер-класслар үткәрәләр.

- Район башлыгы Рамил Айбатов яшь буынга патриотик һәм хезмәт тәрбиясе бирүнең мөһимлеген аңлый, эшләребез белән даими кызыксынып, кирәк чакта ярдәм күрсәтеп тора,- ди оешма җитәкчесе Диләфрүз Мәгъсумова да.

“Яшьтәш” клубында Чирмешәндә яшәүче яшүсмерләр, кадет мәктәбе укучылары, аграр техникум студентлары шөгыльләнә. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр өчен индивидуаль һәм төркемләп оештырыла. Килгән кешене кире бормыйлар, 2023/24 уку елына гаризалар җыю әле дә дәвам итә.

Кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителгән. Методист эшен тәҗрибәле педагог Гүзәлия Сафиуллина алып бара. Ул быел Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләре конкурсында җиңү яулаган. Педагог – оештыручылар: Мөслимә Гайнетдинова, Галина Микушова, Альбина Гыйләҗева, Сәлимҗан Гамиров та тәҗрибәле хезмәткәрләр, кыска гына вакыт эчендә аларда шөгыльләнүче балалар һөнәр нигезләрен үзләштерергә өлгергән дә инде. “Яшьтәш” клубының төрле чараларда балалар һәм педагоглар ясаган эшләнмәләрдән күргәзмәләр тәкъдим итүе – моңа ышанычлы дәлил булып тора. Яшь экологларның да уңышлары күз алдында. Райондагы чисталык акцияләрендә актив катнашулары өчен алар ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр.

Волонтерлык эшен яшь педагог Альбина Гыйләҗева алып бара. Әлегә ул мәктәп укучыларын ДОБРО.РУ сайтына теркәү белән мәшгуль. Әлеге сайтта теркәлеп, волонтер буларак чараларда катнашып, баллар җыю мөмкинлеге бар икән яшьләргә. Ул нигә кирәк диярсез? Нәкъ менә шушы баллар югары уку йортларына кергәндә БДИ нәтиҗәләренә кушыла һәм гомуми балларны арттырырга мөмкинлек бирә икән.

- Шәһәрләрдә бу мөмкинлектән бик теләп файдаланалар, ләкин бездә югары класс укучылары һәм ата-аналар аңлап бетермиләр бугай. Бу эшне 11 сыйныфка калдырырга кирәкми, чөнки чыгарылыш елында БДИга әзерләнеп, укучыларның моңа вакыты да калмый. 7-8-9 сыйныфлардан ук баллар җыя башларга кирәк. Укучылар “Яшьтәш” клубына килсеннәр иде, мин аларга волонтер буларак теркәлергә һәм чараларда катнашырга булышам. Бу авыр түгел һәм күп вакытны алмый,- ди Альбина Әсхәт кызы.

- Киләчәккә планнарыбыз да зурдан, - ди Диләфрүз Мәсхүт кызы. – Педагогларыбыз белемнәрен арттыралар, грантларда-конкурсларда катнашалар. Алар һаман эзләнүдә, һөнәрчелекнең яңа юнәлешләрен үзләштерәләр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев