Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге ярминкәдә Маша белән 20 сумга фотога төштеләр

Чирмешәндә оештырылган хәйрия ярминкәсендә теләгән кешеләр Маша кушаматлы кәҗә бәтие белән, 20 сум түләп, фотога да төштеләр.

Мәгариф хезмәткәрләре, ата-аналар үз ярминкәләренә килгән сатып алучыларның игътибарын әнә шулай да җәлеп иттеләр.

Узган атналарның берсендә  “Кәрвансарай” үзәге мәйданында 1 нче Чирмешән мәктәбе  укытучылары, ата-аналары сәүдә итсә, бу атнада монда 2 нче Чирмешән мәктәбе, Ульяновка, Ивашкино авылларыннан, мәктәпләреннән килүчеләр хуҗа булды.

Баласы район үзәгенең 2 нче мәктәбендә укучы  Елизавета Самойлова сатуга плюш җебеннән бәйләнгән  курчаклар куйган.

- 100, 200 сумлыклары да бар.  Бер курчакны ясауга  берәр сәгать вакыт  китә.  Бүген 30лап курчак саттык, - ди  ул.

Елена исемле бер якташыбыз, бик арзан дип, литр ярымлы савыттагы сөтне 70 сумга алып китте.

Ивашкинолылар 10 сумга гына самавыр чәе белән сыйладылар, коры чәй генә түгел, коймак белән,  аның янына сгущенка,  варенье, бал да куйганнар.

- Сатуыбыз яхшы бара, камыр ризыкларын: өчпочмакларны, пиццаларны, чебурекларны алып бетерделәр, кызларыбыз ясаган тортны 500 сумга сатып җибәрдек. 1 сәгать эчендә 3  мең сумлык әйбер саттык, - диделәр алар.

Ульяновкалылар киштәләргә  90 сумнан гына  3 литрлы банкада компот, әллә ничә төрле камыр ризыклары, кәбестә, кишер эчлекле пироглар куйганнар.

Чирмешәннән  Шәүкәт Шәфыйков ярминкәдән тәмам баеп китте.

- Әче-почы, консервланган әйберләр яратабыз, үзебез ясаганнары бетте. Менә бүген  100әр сумнан өч банка тозлы кыяр алдым, аджика, тагын әллә ниләр, бик арзан бит. Хәйрия ярминкәсе дә булгач, әйберләрне күбрәк алырга тырыштым, - ди якташыбыз.

Инде исегезгә төшерәбез, әлеге хәйрия ярминкәсеннән кергән средстволар  махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм буларак җибәреләчәк.

Чарада районның балалар сәнгать мәктәбе укучылары  концерт та тәкъдим иттеләр.  

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев