Чирмешәндәге янгын ялгыз яшәүче ир-атны тораксыз калдырды
12 гыйнвар көнне район үзәгенең Яшьләр урамындагы ике квартиралы йортның бер фатирында ут чыккан.
Көндезге берләр тирәсендәге бу гадәттән тыш хәлдә кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк, тик, ни кызганыч, ут кыска гына вакыт эчендә барыбер “үз эшен башкарып өлгергән”. Ялгыз яшәүче ир-атның фатиры торырга яраклы түгел, күрше фатирның да түбәсе янган. Янгын күзәтчелеге белгечләре ут чыгуның сәбәпләрен ачыклый.
Надежда Костина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев