Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге чиркәү алдындагы территориягә асфальт җәйделәр

Хәзер район үзәгендәге Петр һәм Павел чиркәвенә асфальт юлдан кереп була. Республика көне алдыннан монда, чиркәү алды территориясенә, әүвәл таш салып, асфальт түшәделәр. Бу изге, кирәкле эшкә акчаны район бюджетыннан биргәннәр.

- Бу эш район башлыгы Рамил Айбатов инициативасы белән башкарылды, диде район благочинные Александр Филимонов. – Юлчылар чиркәү алды территориясен төзекләндерделәр. Рамил Тәлгать улына һәм юлчыларга бик зур  рәхмәт.

Бу көннәрдә Чирмешәндәге башка кайбер, әйтик, Титов, Техническая урамнары юлларының бер өлешенә дә яңа асфальт түшиләр, берничә урында тротуарларны яңарталар, үзгәртеп ясыйлар.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев