Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә зур күпердән йөри башладылар

Зур Чирмешән елгасы аша салынган, үзәк белән Амур ягын тоташтыручы әлеге күпердә хәрәкәткә рөхсәт бирелгән.

130 метр озынлыктагы күперне төзү, үзгәртеп кору бер елдан чүт кенә күбрәк вакыт алды. Монда ике яктан да 1,5 метр киңлектә җәяүлеләр юлы да бар.

Әлеге күперне төзүгә 240 миллион сум чамасы акча тотылган.

Бу объектта кайбер вак-төяк эшләр озакка сузылмас, башкарма документларны тикшерү, килештерү якын арада төгәлләнеп, аны файдалануга да тапшырырлар.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев